Кычкырып уку "Тукайны бергәләп укыйбыз"
19-нчы март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган "Тукайны бергәләп укыйбыз" исемле проектына кушылды.
Чарада "Авылдашлар" клубына йөрүче ханымнар катнашты. Китапханәче китап укучыларны Габдулла Тукайның иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән таныштырды.
Милли җанлы бөек шагыйрь Г. Тукайның "Бәйрәм бүген" шигырен Расиха Сафиуллина, Рәмзия Газизова, Тәслимә Гайнаншина, Эльвира Әхмәтҗанова укыдылар.