Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге"

Туган якны өйрәнү проекты кысаларында һәм китап укучы гаиләләр белән эшне дәвам итеп Татар Томбарлы авы китапханәчесе Асыловлар гаиләсенә барып  әңгәмә үткәрде.
 Фәния апа белән Фатих абый 60 елдан артык тигез, матур гомер кичерәлэр. Олы яшьтә булуларына карамастан, мал-туар асрыйлар, бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. 
Иртүк торып зарядка ясарга да, көндәлек эшләрне башкарырга да, мәчеткә йөрергә дә җитешәләр, гомумән бик тә җитез, уңган-булган кешеләр. Икесе дә гомер буе туган авылда, колхозда эшләгәннәр, Аларнын фотолары һәрвакыт мактау тактасында урын алган. 
Бүгенге очрашуда истәлекләргә бирелеп, альбомнар карап, үзләренең яшьлекләре, тормышлары турында сөйләделәр алар. 
Асыловлар гаиләсе турындагы язма район газетасы битләрендә урын алачак.