Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

Новости

Язлар матур хатын-кызлар белән...

7-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә «Мирас» клубының чираттагы очрашуы булды. Китапханәче 8-март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, «Язлар матур хатын-кызлар белән...» дип исемләнгән ял кичәсе үткәрде.

"Халкыбызның күңел бизәкләре"

28-нче февраль көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында "Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Гомере аның моңлы бер җыр!

21-нче февраль көнне,Татар Кандызы урта мәктәбендә авыл китапханәчесе Гөлнур Нурсаит кызы мәктәптә Ватанны саклаучылар көненә багышлап, патриот - шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин исемендәге премия лауреаты Муса Җәлилгә багышланган «Гомере аның моңлы бер җыр!» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрде.

“Җилкәннәр җилдә сынала”

Татар Кандызы авыл китапханәсе 8-нче февраль көнне башлангыч сыйныф укучылары өчен, якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулуга багышланган, “Җилкәннәр җилдә сынала” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрде.

“Интернет: интересно, полезно, безопасно” мәгълүмәт сәгате.

7-нче февраль көнне, куркынычсыз интернет атналыгы кысаларында, Татар Кандызы авыл китапханәчесе 5-нче сыйныф укучылары белән “Интернет: интересно, полезно, безопасно” дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате уздырды.

“Кояш чыкса-табигать яңара, китап укысаң-күңелең агара”

3-нче февраль көнне китапханәче китапларны өлкәннәрнең өйләренә илтеп бирде. Татар Кандызы авлында китап укырга яратучылар бик күп, шуңа күрә олы яшьтәге китап укучылар китап укырга тилмереп ятмыйлар китапханә аларның өйләренә үзе килә.

“Китаплар патшалыгы - белем иленә сәяхәт”

28-нче гыйнвар көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә икенче сыйныф укучылары белән “Китаплар патшалыгы - белем иленә сәяхәт” дип исемләнгән китапханә дәресе уздырылды.

Ленинград. Блокада. Подвиг.

27 января, Татарско-Кандызская сельская библиотека присоединилась к Всероссийской акции "Блокадный хлеб" и провела историко-патриотический час «Ленинград. Блокада. Подвиг», посвящённый ко Дню снятия блокады Ленинграда.

Шарль Перро әкиятләре буйлап сәяхәт

13-нче гыйнвар көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Шарль Перроның әкиятләре буйлап сәяхәт» дип исемләнгән әдәби викторина үткәрелде.

“Кыш бабай патшалыгында”

Яңа ел - ул әкияти бәйрәм. Балалар бу бәйрәмне сагынып көтеп алалар. 11-нче гыйнвар көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә "Кыш бабай патшалыгында" исемле интеллектуаль уен үткәрелде.

«Туган ягым каеннары»

9-нчы гыйнвар көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Мирас” клубының 2023 елда беренче очрашуы булып узды. Кичә Илдар Юзеевның тууына 90 яшь тулуга багышланган иде.

«Тукай – сүнмәс йолдыз»

25-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан «Тукай – сүнмәс йолдыз» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.

«Здоровье-это здорово!»

7 апреля во Всемирный день здоровья Татарско - Кандызская сельская библиотека для школьников провела урок здоровья «Здоровье-это здорово!» Девизом мероприятия стали слова «Здоровье даром не дается, за него надо бороться».

Кич утыру

2 апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә, “Мирас” клубының чираттагы утырышы булып үтте. Клубның чираттагы кичәсе татар халкының традицион күңел ачу йолаларының берсе булган кич утыруга багышланды.

"Сыерчыклар, тургайлар безгә бәйрәмгә килгәннәр"

2-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары белән кошлар көненә багышлап "Сыерчыклар, тургайлар безгә бәйрәмгә килгәннәр" дип исемләнгән танып – белү сәгате үткәрелде.

“Әбиемнең серле сандыгы”

Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасы елы уңаеннан, 23-нче март көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.

«В гостях у добрых книг»

21 марта библиотекарь Татарско-Кандызской сельской библиотеки для учеников 2 класса провела экскурсию «В гостях у добрых книг».