«Тукай - милләтебезнең йөзек кашы»
4-нче июнь көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан оештырылган «Тукайны бергәләп укыйбыз» исемле проектына кушылды һәм 9 сыйныф укучылары белән «Тукай - милләтебезнең йөзек кашы» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды. Китапханәче чарага килгән укучыларны, Габдулла Тукайның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре яңгырады, иҗаты һәм тормыш юлы буенчә викторина үткәрелде һәм кычкырып «Пушкинга» исемле шигырен Фаррахов Айрат укыды. «Шигъриятнең якты йолдызы» исемле китап – күргәзмәсенә күзәтү ясалды.