Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-36/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423923, Бавлинский р-н, с.Татарский Кандыз, ул.Советская, д.167

Җиңү бүләкләре

Күпсанлы бәйрәмнәр арасында күз яшьләре белән искә алына торганы бар. Ул -9-нче май-Бөек Җиңү көне.  Санаулы көннәрдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы җитә. Ветераннарны бәйрәм алды көннәрендә котлау, аларның хәлләрен белү, кирәк вакытта ярдәм итү – матур бер гадәткә әверелде.

 5-нче май көнне Татар Кандызы авыл җирлеге башкарма комитеты  хезмәткәрләре, китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына, СВОга мобилизацияләнгән егетләрнең әти-әниләренә азык-төлек җыелмалары өләштеләр  һәм бәйрәм белән котладылар.