Батырлар даны мәңгелек
8–май көнне, Салих авыл китапханәсендә мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Җиңүгә гомерләрен кызганмаган якташларыбызны тагын-тагын искә төшердек, тыл хезмәтчәннәре һәм ветераннарны хөрмәт белән искә алдык. Солдатларыбызны һәм тыл хезмәте батырлары турында сөйләштек. Максатыбыз хезмәте ветераннарына,сугыш чоры балаларына хөрмәт һәм олылау хисләре тәрбияләү; авыллар тарихы турында мәгълүмат сөйләнде. Безнең якты тормышыбыз, бәхетле киләчәгебез өчен үзләрен аямыйча көрәшкән батыр якташларыбызны беркем дә, һичкайчан да онытырга тиеш түгел.