Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

"Сезнең исем-безнең йөрәкләрдә.Сезнең исем һәйкәл ташында"

7 май көнне Салих авыл уртасында урнашкан обелиск янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг булып узды. Авыл халкы Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларны шулай җыелып искә алды. Аларның рухларына дога кылды.чәчәкләр салдылар. Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын СВО да хезмәтиткән егетләрнең әниләрен.өйләренә барып бәйрәм белән котладылар.