Салиховская сельская библиотека - филиал № 31

"Чиста күңел,чиста әйләнә тирә."

1-нче май көнне Салих авылы зиратында зур өмә үткәрелде. Анда авыл халкы һәм читтә яшәүче салихлылар катнашты – иллегә якын кеше җыелды.

Салихлылар бар эшне дә күмәкләшеп эшләргә күнеккән. Бу юлы да авыл зиратын төзекләндерүгә бердәм булып җыелдык. Шәхси транспортлары белән ярдәм итүчеләр дә булган: Исмәгыйль Закиров – КамАЗ машинасында, Илфат Валитов Беларусь тракторында чыкты.

Өмәчеләр зиратагы агачларны кистеләр, чүп үләннәрен тырмалап түктек, шулай ук

караучысыз калган каберлекләрне чистартылды. Хәтта кайбер караучысыз калган каберлеккә мәрхүмнең исем-фамилиясен яздырып куючы кешеләр дә булды. Ахырда бергәләшеп чәй, кайнар шулпа белән сыйландык.

"Күңелле итеп аралашып  эшләдек. Өмәдә яшләрнең катнашуы аеруча куандыра, – дип хәбәр итте Салих авылы китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова. – Өмәдә катнашкан бар кешегә шәхсән үз исемемнән зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Шулай бердәм булыйк, икенче елларга өмәгә тагын да күбрәк җыелыйк. Быел кайталмый калган авылдашларны икенче өмәләргә көтеп калабыз".