"Халыклар бердәмлеге - Россия көче!"
2026 елда ел саен үткәрелә торган "Библиотөн"акциясе Россиядә "Халыклар бердәмлеге - Россия көче!" темасы астында 15 тапкыр уза.
21-нче апрель көнне, Салих авыл китапханәсе, клуб белән берлектә бу акциягә кушылды.
Бәйрәмдә төрле этносларның мәдәни традицияләре, кунакчыллыклары, милли ашлары, кул эшләре белән таныштылар. "Библиотөн -2026" акциясенә кушылып, бу көнне китапханәгә килгәннәрнең барысына да рәхмәт белдерәбез.