Өлкән китап укучыларыбызга яңа китаплар
16 – нче апрель көнне, Салих авыл китапханәсе «Өлкән китап укучыларыбызга яңа китаплар» акциясе үткәрде, китапханәче өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең өйләренә барып яңа китаплар белән таныштырды, укырга китаплар тәкъдим итте. Бергәләп яңа китаплар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган темаларга әңгәмә кордылар.