«Балалар китабы атналыгы»
1-нчы апрель көнне, китапханәгә килгән балалар «Балалар китабы атналыгы» турында кызыклы мәгълүмәт алдылар.
Салих авыл китапханәсендә Бөтенроссия акциясе "Балалар китабы атналыгы" уза. Язгы каникулда балалар вакытларын бик файдалы уздыралар. Биредә балалар китап уку белән бе́ррәттән төрле уеннар, викториналар да катнашалар.