29 апрель Шалты авылында китапханә, мәдәният йорты белән берлектә мәктәптә Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган “Яздан аерып булмый Тукайны” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәдә Г.Тукайның шигырьләре сөйләнде, җырлары җырланды, әкиятләреннән инсценировкалар күрсәтелде.
12 апрель Шалты авыл китапханәсендә космонавтика көненә багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды.
24 март көнне Шалты аыл китапханәчесе “Ләйсән” балалар бакчасында “Серле сандык” белән кунакта булды.
29 март көнне Шалты авыл китапханәчесе Шафикова Айсылу ,китап укырга теләкләре булып та китапханәгә килә алмаган Замилов Дамир, Идрисова Нәсимә, Халикова Нурмадия, Шафиков Гали,Нәгыймә апаларның өйләренә китаплар илтү оештырылды.