Сабантуй 2026
Халкыбызның гасырлар буенча яшәп килгән, гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәмебез, Сабантуй булып узды.
7-нче июнь көнне, татар халкының күңел байлыгын саклап калу йөзеннән, авылыбызда Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.
Бәйрәмгә килгән авыл халкы һәм кунаклар төрле татар милли уеннарда "Көрәш", "Капчык киеп йөгерү", "Кашыкка йомырка салып йөгерү", "Киянтә, чиләк белән йөгерү", "Багана башына менү" һәм башка уеннарда көч сынашып күңел ачтылар. Бәйрәм җыр, бию белән матур итеп үрелеп барды.
Мәөданга җыелган халыкны Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Д.Ә.Шакирҗанов һәм килгән махсус кунагыбыз Баулы районының Исполком Комитеты, Экономик Үсеш бүлеге урынбасары Э.С. Миңгалиева бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Бәйрәмне Мортаза авыл китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп оештырдылар.