"Сабантуй-дуслык бәйрәме"
Сабантуй бәйрәме - татар халкының иң зур бәйрәмнәренең берсе, ул хезмәт һәм дуслык бәйрәме.
Без үткәннәрне онытырга тиеш түгел, әби-бабалалыбыздан калган гореф-гадәтләрне, йолаларны яшь буын балаларына мирас итеп калдырырга тиешбез.
14-нче июнь көнне,Мортаза авыл китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә "Сабантуй - дуслык бәйрәме" дип исемләнгән кече Сабантуй уздырдылар.
Кече Сабантуй безнең авылда 2006 елдан бирле үткәрелеп бара, бу бәйрәм өлкәннәр һәм балалар өчен оештырыла.
Бәйрәмгә җыелган авыл халкы, әбиләр, балалар, кунаклар татар милли уеннарда "Капчык киеп йөгерү", "Кашыкка йомырка салып йөгерү", "Аркан тартышу", "Чүлмәк вату", "Көянтә-чиләк белән су ташу", "Йомгак ясау", "Катык эченнән йөзек алу" һәм башка уеннарда катнашып көч сынаштылар, бүләкләр алдылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте. Бәйрәмгә килүчеләр күтәренке, яхшы кәеф белән таралыштылар.