Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Тыл Ветеранына кунакка

8-нче май көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре, Кырым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Шакирҗанов Д.Ә., мәктәп укучылары берлектә Тыл ветераннары Рәсимә Хәмидулла кызы Галимова һәм Мөзәянә Фәтхулла кызы Кәримова белән очрашуга бардылар.

 Ветераннарны Бөек Җиңү көне белән тәбрикләделәр һәм Татарстан Рәисе Миннехпнов Р.Н., Баулы Исполкомы исеменнән бәйрәм белән котлау открыткасы һәм бүләкләр тапшырдылар.