Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

"Габдулла Тукай безнең күңелләрдә"

7-нче май көнне, Мортаза авыл китапханәсе "Тукайны бергәләп укыйбыз" исемле проектына кушылды һәм "Габдулла Тукай безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби сәгать уздырды.

 Китапханәче чарага килгән балаларга, Габдулла Тукайның биографиясе, иҗаты белән таныштырды. Язучының шигырьләрен, әкиятләрен искә алып сөйләделәр һәм кычкырып "Пар ат" исемле шигырен укыдылар.

 Китапханәче "Тукай яши безнең күңелләрдә" исмле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясады.

 Чараны китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре берлектә оештырдылар.