Туган авылым чишмәләре
Чишмәләр - чисталык, сафлык, пакълек билгесе дә.
24-апрель көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты берлектә "Хатын-кызлар дөньясында" исемле түгәрәгенә йөрүчеләр өчен, "Туган авылым чишмәләре" исемле туган якны йөрәнү утырышы оештырдылар.
Китапханәче һәм сәнгать җитәкчесе чарага килгән кунакларга борынгы әби-бабаларыбыздан калган чишмәләр турындагы риваятьләрне сөйләделәр, чөнки борынгылар авылларны күл,елга, чишмә буйларына салганнар. Су булган урында тереклек җанлана һәм тормыш кайнап тора,чишмәләрне халык изге урын дип исәпли.
Чарага килгән кунаклар авылыбызның чишмә исемнәрен, кайсы тау итәгеннән челтерәп агуларын, чишмәләрнең тарихларын искә алып барладылар.
Чишмәләр турындагы әйтемнәрне әйттеләр, табышмаклар бәйгесендә катнаштылар.
Чара чәй табыны артында күңелле итеп тәмамланды.
Китапханәче "Авылым чишмәләре" исемле китап-күргәзмәсенә күзәтү ясады.