Муртазинская сельская библиотека - филиал № 24

Фольклор кичә "Чәй яны - сый яны"

14-нче апрель көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә, "Хатын-кызлар дөньясында" түгәрәгенә йөрүчеләр өчен "Чәй яны-сый яны" дип исемләнгән фолҗклор кичә уздырдылар.

 Китапханәче һәм сәнгать җитәкчесе килгән кунакларга, чәйнең Татарстанга килү тарихы белән таныштырдылар, чәйнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

 Әби-бабаларыбыздан килгән гореф гадәтләрне искә алдылар.

 Чөнки чәйгә кайнар сөт яки каймак өстәү, үләннәр өстәү, борынгы годәт, куе һәм кайнар булырга тиеш.

 Суынган чәйне кунакка бирү-хөрмәт итмәү дип саналган, элек татар өендә самаварның булуы гаиләнең байлыгын һәм дәрәҗәсен күрсәткән, татар чәй табыны бервакытта да чәй белән генә чикләнми, табынга камыр ризыклары, татлы,баллы ризыклар куелган.

 Чарага килгән кунаклар чәй турындагы әйтемнәр бәйгесендә катнаштылар, табышмаклар чиштеләр.

 Чара чәй табыны артында дәвам итте, кунаклар төрле чәйләрне авыз иттеләр һәм кайсы чәйгә, нинди үләннәр кушылуы турында әңгәмә алып бардылар, аларның төрләре һәм файдалы сыйфатлары турында киңәшләштеләр.

 Чәй - ул бары тик эчемлек кенә түгел, ул дуслык, туганлык һәм кунакчыллык символы.

 Китапханәче "Чәй - татар халкының күңел көзгесе" дип исемләнгән китап-күргәзмәсенә күзәтү ясады, күргәзмәдә "Татар -халык ашлары" исемле китаплар урын алды.