Сәләмәт яшәү рәвеше - озын гомернең нигезе
7-нче апрель көнне, Мортаза авыл китапханәсе һәм Мәдәният йорты хезмәткәрләре берлектә "Сәләмәтлек - зур байлык" исемле сәләмәтлек сәгате үткәрделәр.
Чарага Мортаза авыл ФАПы фельдшеры Мөгыйнова Рәзинә чакырылды. Ул килгән кунакларга, сәләмәт яшәү рәвеше-сәләмәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен даими үтәү дигән сүз, бу үзеңнең тәнең,киемең һәм өеңне чиста тоту, дөрес туклану, хезмәт һәм ялны дөрес оештыру, күп хәрәкәтләнү,зарарлы начар гадәтләрне булдырмау турында сөйләде.
Чара азагында сәләмәтлеккә файдалы күнегүләр ясалды, 10000 адым җияү йөрелде.
"Сәләмәт яшәү рәвеше - озын гомернең нигезе" дип исемләнгән китап-күргәзмәсенә күзәтү ясалды.