Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Новости

“Коймак- табын хуҗасы”

24-нче октябрь көнне, Исергәп авыл Мәдәният йорты, авыл китапханәсе, авылның “Ак калфаклар” берләшмәсе белән берлектә, “Коймак- табын хуҗасы” дип аталган Коймак бәйрәме үткәрделәр.

“Туган авыл йөзе”

22-нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Алмаш” клубы кысаларында, “Туган авыл йөзе” исеме астында алдан игълан ителгән фотоконкурска йомгак ясады.

«Куркыныч мавыгулар= Опасные увлечения”

22-нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта яшьтәге мәктәп балалары өчен «Куркыныч мавыгулар= Опасные увлечения” дип аталган куркынычсызлык сәгате үткәрде. Подробнее...

Тарихтагы ак таплар

Агымдагы елда авылыбыз территориясендә 3500 еллар элек борынгы кешеләр яшәгән авыл таптылар. Бу искиткеч тарихи факт бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. 18-нче октябрь көнне авылыбызга Уруссуның 2-нче санлы мәктәбе укучылары (12-14 яшь) килде.

«Кызыклы һөнәрнең йөзе»

18-нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, югары сыйныф укучылары өчен «Кызыклы һөнәрнең йөзе» рубрикасы кысаларында, авылдашыбыз Зөлфия Рәсим кызы Латипова белән очрашу үткәрде.

“Яраткан геройның туган көне”

17-нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, “Яраткан геройның туган көне” дип исемләнгән танып белү чарасы үткәрделәр.

“Йөрәк бит ул һаман яшәрә”

8 нче октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, бәйләм түгәрәгенә йөрүче ханымнар өчен язучы, шагыйрә Фирдәвес Әһлиянең тууына 70 яшь тулу уңаеннан, “Йөрәк бит ул һаман яшәрә” дип исемләнгән кичә-портрет үткәрде.

«Еллар - минем байлыгым»

30 нчы сентябрь көнне, Исергәп авыл Мәдәният йортында өлкәннәр өчен «Еллар - минем байлыгым» дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте.

«Әтием-әнием һөнәре»

30-нчы сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, «Әтием-әнием һөнәре» дип исемләнгән викторина- конкурс үткәрде.

“Бер ил, бер гаилә,бер Россия”

26 - нчы сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, 12-14 яшьлек мәктәп укучылары өчен, “Бер ил, бер гаилә,бер Россия” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.

Терроризм. Гаепсезләргә каршы сугыш

20 нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, яшүсмерләр өчен “Терроризм. Гаепсезләргә каршы сугыш” исеме астында мәгълумати сәгать үткәрделәр.

“Тук чыгарсың син кышны, саклый белсәң уңышны”

19 нчы сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен “Тук чыгарсың син кышны, саклый белсәң уңышны” дип исемләнгән кичә үткәрделәр.

“Алишның тылсымлы әкиятләре”

17-нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен, А.Алиш туган көне уңаеннан “Алишның тылсымлы әкиятләре” дип исемләнгән кычкырып уку үткәрделәр.

«Татулык иле,туганлык иле-Татарстаным»

29 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә,Татарстан Республикасы көненә багышлап, «Татулык иле,туганлык иле-Татарстаным»дип исемләнгән яшүсмерләр өчен викторина үткәрделәр.

Спорт сөя гаиләбез

28 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, балалар һәм әниләр өчен “Спорт сөя гаиләбез” дип аталган уенлы –конкурслы күңел ачу чарасы үткәрделәр.

Уйныйбыз да тыңлыйбыз да

27 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Уйныйбыз да тыңлыйбыз да” дип исемләнгән кычкырып китап уку, күңел ачу чарасы үткәрделәр.

Гаилә тарихында минем тарих

23 нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, «Гаилә тарихында минем тарих» дип исемләнгән шәҗәрә төзүгә багышланган кичә үткәрделәр.

Россия данының өч төсе

22-нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Россия Дәүләт флагы көне уңаеннан, «Россия данының өч төсе» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.

Куркынычсызлык әлифбасы

8 - нче август көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Куркынычсызлык әлифбасы” дип исемләнгән иминлек сәгате үткәрделәр.