Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Новости

“Сугышның хатын - кыз йөзе түгел” (“У войны не женское лицо”)

20-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта һәм олы яшьтәге мәктәп укучылары өчен “Сугышның хатын - кыз йөзе түгел” ( “У войны не женское лицо”) социаль – гуманитар проекты кысаларында, Исергәп авылында яшәгән, 4 улын сугыш кырында югалткан Зәкия Миннебаева турында “Ана йөрәге” дип аталган мәгълумати сәгать үткәрелде.

Сандугач керде күңелгә

14 нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, югары сыйныф укучылары өчен Рәшит Әхмәтҗанов тууына 80 ел тулуга багышланган “Сандугач керде күңелгә” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.

“Космос - чишелеп бетмәс серләр дөньясы”

6-нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе мәктәп китапханәсе белән берлектә, урта яшьтәге китап укучылары өчен Ю. Гагаринның космоска очуына 60 ел тулуга багышлап “Космос - чишелеп бетмәс серләр дөньясы” дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрде.

“Кырым: кичә һәм бүген”

19-нчы март көнне Исергәп авыл китапханәсе урта яшьтәге мәктәп укучылар өчен “Кырым: кичә һәм бүген” дип аталган мәгълумати сәгать үткәрде.

“Куркынычсыз интернет

2-нче март көнне, Исергәп авыл китапханәсе 11-12 яшьтәге китап укучылар өчен “Куркынычсыз интернет” дип аталган мәгълумати сәгать үткәрде.

“Муса Җәлил- каһарман шагыйрь”

15-нче февраль көнне, Исергәп авыл китапханәсе, мәктәп белән берлектә, М.Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган “Муса Җәлил - каһарман шагыйрь” дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрде.

“Туган ягым нурлары”

26-нчы гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, урта һәм олы яшьтәге китап укучылар өчен Гомәр Бәшировның тууына 120 ел тулуга багышланган “Туган ягым нурлары” дип исемләнгән мәгълумати сәгать үткәрде.

"Дөньяның җиде могҗизасы

Исергәп авыл китапханәсе, 2021 ел- Фән һәм технологияләр елы уңаеннан, авылдашыбыз, язучы Миргазиан Юнысның "Җиде могҗиза" китабы буенча эшләнгән "Дөньяның җиде могҗизасы"дип исемләнгән видеоролик тәкъдим итә.

“Кырга ак кардан юрган ябылган”

23-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, 11-12 яшьлек китап укучылар өчен “Кырга ак кардан юрган ябылган” дип исемләнгән викторина үткәрде.

“Без эшләргә яратабыз”

22-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе, авыл Мәдәният йорты белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Без эшләргә яратабыз” исеме астында мәгълумати сәгать үткәрде.

“Кайчан? Ничек? Ни өчен?

8-нче гыйнвар көнне, Исергәп авыл китапханәсе урта яшьтәге балалар өчен, 2021 ел - Фән һәм технологияләр елына багышлап, фән һәм техника атналыгы кысаларында, “Кайчан? Ничек? Ни өчен? дип аталган мәгълумати сәгать үткәрде.

“Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез”

3 декабрь көнне - Билгесез солдат көне уңаеннан, Исергәп авыл китапханәсе “Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез” дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.

Күңел җылысы аша

3-нче декабрь көнне, Инвалидлар декадасы уңаеннан, Исергәп авыл китапханәсе һәм авыл Мәдәният йорты хезмәткәрләре сәламәтлекләре, физик мөмкинлекләре чикле булган авылдашыбызның өенә барып, хәлләрен белделәр

“Милләтенә тугры илче”/В.Юнысның тууына 90 ел/

9 нчы октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, тууына 90 ел тулуга багышлап, авылдашыбыз язучы- публицист Вахит Юныска багышланган “Милләтенә тугры илче” дип исемләнгән видеоролик тәкъдим итә.

“Сугыш уты белән үрелгән язмыш”

1 октябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, өлкәннәр көне уңаеннан, “У войны не женское лицо” социаль- гуманитар проект кысаларында, авылыбызның тыл һәм хезмәт ветераны Сәгъдүнә Җәләлетдиновага багышланган "Сугыш уты белән үрелгән язмыш" исемендә видеоролик әзерләде

“Табигатьне саклау- Җирне саклау”

23 нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Табигатьне саклау- Җирне саклау” исеме астында экологик КВН үткәрде

“Аек акыл - сәламәтлек юлдашы “

11-нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе Бөтенроссия аеклык көне уңаеннан, “Аек акыл - сәламәтлек юлдашы “ исеме астында күзәтү үткәрде.

“Бөек илнең Бөек киносы”

3-нче сентябрь көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлану көне уңаеннан, “Бөек илнең Бөек киносы” дип исемләнгән халыкара проект кысаларында, М.Шолохов әсәре буенча экранлаштырылган “Кеше язмышы” кинофильмын күрсәтү оештырды.