Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

«Галим күңеле серләре»

14 нче май- талантлы публицист, журналист, педагог, үзен гомерен герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышлаган күренекле шәхес Рафаэль Мостафинның тууына 95 ел тулган көн. Шул уңайдан, 14 нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, “Хәзинә” әдәби клубы кысаларында, «Галим күңеле серләре»  дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.

Китапханәче кунакларны Рафаэль Әхмәт улының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Китапханә фондындагы китапларына күзәтү ясады, танылган якташыбызның тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Соңыннан катнашучылар әсәрләрдән өзекләр укыдылар.