Сугыш кырыннан җырлар
13 нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, «Сугыш кырыннан җырлар» дип исемләнгән музыкаль кунакханә оештырдылар.
Чарада катнашучы ханымнар сугыш турындагы танылган җырларны искә төшерделәр, караокега кушылып һәм а капелла яраткан җырларын башкардылар, сугыш турында җыр тексты җыю буенча уен- конкурста катнаштылар. Чара мул чәй табыны артында төгәлләнде.