“Сугыш балалары”
8 нче май көнне, Исергәп авыл китапханәсе, башлангыч сыйныфлар өчен “Сугыш балалары” дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.
Катнашучы балалар сугыш чорында балаларның оккупациядә, тылда, концлагерьләрдә, блокададагы авыр тормышлары, геройлыклары турында белделәр, шулар турында китаплар белән таныштылар.