Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Китап киштәсендә юбилей. Корней Чуковский

3- нче апрель көнне, балаларның язгы каникулы вакытында, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, юбиляр китапларга багышланган «Китап киштәсендә юбилей» исемендә мультсалон үткәрделәр.

Балалар язучысы  К.Чуковскийның  «Телефон», «Федора кайгысы= Федорино горе», « Буталчык= Путаница» китаплары язылуга 2026 елда 100 ел тула. Шул уңайдан, чарада катнашкан мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге китап укучылар К.Чуковский турында презентация карадылар, китаплары белән таныштылар, юбиляр китаплар буенча мультфильм карадылар.