Без аз, ләкин без уникаль
2026 елның 30 апрелендә, беренче тапкыр, Россия халыклары бердәмлеге елына туры килә торган яңа бәйрәм - Россиянең аз санлы җирле халыклары көне билгеләп үтелә. 30 апрель - Россия Федерациясендә яшәүче 193 халык арасыннан 47 этник төркем хөрмәтенә истәлекле дата. Бу көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә, «Без аз, ләкин без уникаль» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр.
Чарада катнашучы 6-7 сыйныф укучылары бу дата барлыкка килү сәбәпләре, этник төркемнәрнең иң аз санлылары, шулар арасында чыгышлары татар милләтеннән булган нагайбәк этник группасы турында мәгълумат алдылар. Бу дата-аз санлы җирле халыкларга үзләре турында сөйләү, уникаль мәдәният һәм гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше белән таныштыру мөмкинлеге икәнен белделәр.