Исергаповская сельская библиотека - филиал № 18
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-18/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423941, Бавлинский р-н, с.Исергапово, ул. Советская, д.108.

Күңел ачу сәгате

4-нче апрель  көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, балаларның язгы каникулын күңелле һәм файдалы үткәрү максатыннан, “Күңел ачу сәгате" дип исемләнгән хәрәкәтле уеннар, конкурслардан торган чара үткәрделәр.

Чарага килгән балалар күңелле конкурсларда, эстафета ярышларында, әкиятләр буенча викторинада көчләрен сынадылар, уйнадылар, күңел ачтылар – елның соңгы чиреге алдыннан эмоциональ көч- куәт алдылар.