“Андерсен әкиятләре йолдызлыгы”
2 - нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, балаларның язгы каникуллары вакытында, 2 нче апрель- Халыкара балалар китабы көне уңаеннан, “Андерсен әкиятләре йолдызлыгы” дип исемләнгән конкурслы чара үткәрделәр. Катнашучы балалар яраткан әкиятче Г.Х.Андерсен әкиятләрен искә төшерделәр, викторина сорауларына җаваплар бирделәр, китаплары белән таныштылар.