Сәламәтлеккә 100 киңәш
8-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, өлкән яшьтәгеләр өчен Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлеккә 100 киңәш» дип исемләнгән уен-конкурслы кичә үткәрделәр.
Китапханәче шул исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Катнашучылар дәвалану чаралары буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, сәламәтлек турында төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәп, сәламәт яшәү рәвеше буенча белемнәрен тикшерделәр.