«Галәм серләренә»
10-нчы апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты, мәктәп белән берлектә, башлангыч сыйныфлар өчен, космонавтика көненә багышлап, «Галәм серләренә» дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрделәр. Укучылар кояш системасы, планеталар турында видеоролик карадылар, космос, космонавтика турында китаплар белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.