«Йөрәге белән җылытып дөньяны»
17 нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, Рәшит Әхмәтҗановның тууына 85 ел тулу уңаенан, «Йөрәге белән җылытып дөньяны» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр.
Чарада катнашучылар күренекле якташыбызның тормыш юлы, иҗаты, китапханә фондындагы китаплары белән таныштылар, шигырьләрен кычкырып укыдылар. Кичәдә шулай ук шагыйрь сүзләренә язылган җырлар яңгырады.