Геноцид корбаннарын искә алу көне
19 апрельдә Россиядә геноцид корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, тарихның иң фаҗигале битләренең берсе — Бөек Ватан сугышы елларында нацизмның тыныч халыкка каршы кылган җинаятьләре турында хәтер сәгате үткәрделәр. Чарада катнашучы укучылар геноцид турында «Без срока давности» дип аталган документаль фильм карадылар, сугыш елларында совет халкы кичергән фаҗигале вакыйгалар турында фикер алышуда катнаштылар.