«Мәңгелек шагыйрь»
15 - нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, Мәдәният йорты белән берлектә, «Хәзинә клубы» кысаларында, Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Мәңгелек шагыйрь» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты кысаларында Туган җиремә шигырен Рузилә Абузарова укып ишеттерде. Катнашучылар бөек әдибебезнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Рузилә Әбүзарова башкаруында Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады.