“Язучы иҗатында туган төбәк”
23-нче апрель көнне, Исергәп авыл китапханәсе, “Алмаш” клубы кысаларында, җирле авторларның иҗатларына багышланган “Язучы иҗатында туган төбәк” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
Якташ язучыларның әсәрләрен өйрәнү туган ягыңа, Ватанга мәхәббәт, якташларың белән горурлану хисе тәрбияләүдә бик мөһим чара булып тора. Чарада җирле авторларыбызның иҗатларына күзәтү ясалды. Аларның тамырлары, туган як белән элемтәләре, кече Ватанга мәхәббәте, иҗатларында туган төбәкнең тарихы һәм мәдәнияте чагылышы мәсьәләләре өйрәнелде.