Центральная библиотека

«Бөек Җиңү көненә — шигъри тәлгәшләр»

Бүген китапханәдә Нурлат әдәби клубы кысаларында «Бөек Җиңү көненә — шигъри тәлгәшләр» дип исемләнгән шигъри кичә узды. Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган иде. Шигъри пәнҗешәмбе традициясен дәвам итеп, җирле авторлар үзләренең эмоциональ һәм тирән эчтәлекле шигырьләрен укыдылар, үз ижатлары белән уртаклаштылар. Бу бәйрәм кичәсе һәркем күңелендә батырлык, каһарманлыкка хөрмәт һәм рәхмәт хисләрен тагын да ныгытты.