Центральная библиотека

«Тукай моңнары»

Бүген үзәк китапханәдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай моңнары» дип исемләнгән шигъри кичә узды. Чара кысаларында шагыйрьнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган презентация һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар, аның шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, мәдәни мирасыбызны саклауга һәм үстерүгә үз өлешләрен кертте. Кичә халкыбызның гимнына әверелгән «Туган тел» җыры белән тәмамланды.