«Ач, шигърият, серләреңне»
Бүген китапханәдә Нурлат әдәби клубы кысаларында «Ач, шигърият, серләреңне» дип исемләнгән күңелле шигъри кичә узды. Кичәбез бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан аның матур шигырьләрен укудан башланып китте. Чараны дәвам итеп, җирле авторлар үзләренең яңа шигырьләрен укыдылар һәм күңелгә үтеп керерлек иҗатлары белән уртаклаштылар. Бәйрәм «Туган тел» җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.