Мәгълүматка ия булу - дөньяга ия булу
4 апрель көнне Халыкара Интернет көнен бәйрәм итү кысаларында Киекле авыл китапханәсе «Мәгълүматка ия булу - дөньяга ия булу» исемле буклетлар өләшү чарасын оештырды.
Халыкара Интернет көнен бәйрәм итүне Испан изгесе Исидор, Севилья епискобы белән бәйлиләр.
Исидор VI һәм VII гасырлар чигендә яшәгән һәм эшләгән, мәгърифәтчелек эшенә зур өлеш керткән — аны дөньяда беренче булып 20 томнан торган энциклопедия төзүче дип атыйлар, ул вакытта ул бик күп билгеле белемнәрне үз эченә ала.
Таратылган буклетларда интернеттан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре турында мәгълүмат бирелде.