Китап һәм кыр: заманнар бәйләнеше.
Киекле авылы китапханәсендә «Авыл яши - Деревня живет» проекты кысаларында «Китап һәм кыр: заманнар бәйләнеше» китап күргәзмәсе оештырылды.
Чарада авыл хуҗалыгындагы яңалыклар белән кызыксынучы һәркем катнаша алды.
«Авыл яши» проекты Татарстан Республикасында авыл халкын эшкуарлык эшчәнлеген алып бару нигезләренә өйрәтү, авыл тормышын популярлаштыру һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тарату өчен гамәлгә ашырыла.
Чара барышында китапханә укучылары авыл хуҗалыгы тематикасы буенча китаплар һәм журнал мәкаләләре белән танышты.