Степно-Озерская сельская библиотека № 35
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317959-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

Гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә аңларга тырышырга кирәк. Язмыш тарафынна кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел.

Гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә аңларга тырышырга кирәк. Язмыш тарафынна кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. 24 июль көнне Бикүле авылының китапханәчесе “День добрых дел” акциясе астында  шул авылда яшәүче инвалид бала Ахметов Эмиль янына бардым. Аның хәлләрен сорашып, Эмильгә балалар журналы “Ялкыннан Ай белән Кояш” албан халык әкиятен укыдым. “Салават купере” журналын карадык аннан соң рус телендә чыккан “Непоседа” журналыннан викториналарга зур кызыксыну белән тыңлап, дулкынланып җаваплар эзләдек. Эмиль мине канәгатьләнеп тагын килүемне үтенеп озатып калды. Иң мөһиме безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, хәлләрен аңларга, авыр тормышларына бераз гына булса да- терәк, сырхауларына шифа, куңелләрен юата алсак иде.