Степно-Озерская сельская библиотека № 35
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317959-33/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423009 РТ, Нурлатский р-н, д.Степное Озеро, ул.Школьная, д.23

8 нче июль гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Аның символы-ромашка. Әйтерсең лә, әлеге нәфис чәчәкнең саф һәм олы мәхәббәт хисләрен чагылдыручы таҗлары берләшеп, ныклы гаиләне барлыкка китерә.

Шактый еллар моннан элек

Алар бергә кавыша.

Таһир белән Зөһрә кебек

Алар антлар алыша.

8 нче июль гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Аның символы-ромашка. Әйтерсең лә, әлеге нәфис чәчәкнең саф һәм олы мәхәббәт хисләрен чагылдыручы таҗлары берләшеп, ныклы гаиләне барлыкка китерә.  Шул уңайдан Бикүле авылы китапханәсендә  “ Ныклы гаилә” дип аталган фотовыставка үткәрдем. Кем белә, бәлки, Шайхутдиновлар, Минегуловлар гаиләсенә яшьлекләрендә нәкъ менә ромашка озын һәм бәхетле тормыш юрагандыр да. Алар беренчесе 50елдан артык, икенчесе 40 елдан артык бергә. Әлеге парларның  язмышы исә искитәрлек!  Алар мәктәп чорыннан бирле таныш, аннары ныклап аралаша башлаганнар. Дуслыклары мәхәббәткә әйләнгән, аны исә гомерләре буена саклап яшиләр. Шайхутдиновлар, Минегуловларны чын-чынлап ныклы, ышанычлы һәм тугры гаилә дип атарга мөмкин. Мәхәббәт күп нәрсәне-хөрмәт, аңлашу һәм сабырлыкны үз эченә ала дип саныйлар алар. Традицияләргә тугрылык, хезмәтне ярату һәм бер-берсенә булган хөрмәт аларның тормышларын бөтен, ә йортларын бәхетле иткән. Анда бар нәрсә дә биредә тату һәм нык гаилә яшәве хакында сөйли.