Светло-Озерская сельская библиотека № 30

”Яңа ел могҗизасы”

31 декабрьдә Якты-Күл авылы китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә  Яңа ел бәйрәменә багышланган”Яңа ел могҗизасы”дигән әкияти маҗара чарасы үткәрде.Төрле төстәге уенчыклар белән бизәлгән залда күңелле музыка яңгырады.Кичәнең төп геройлалары-  Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы карчык һәм башка әкият геройлары иде. Алар балаларның күңелләрен төрле уеннар, конкурслар үткәреп күтәрделәр.Төрле әкият геройлары кастюмнары кигән кызлар һәм  малайлар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар,биеделәр. Кыш бабай белән Кар кызы бер баланы да бүләксез калдырмадылар, һәрбер балага истәлекле бүләкләр тапшырдылар.Олылар өчен дә кечеләр өчен дә бу бәйрәм бер могҗиза булып истә калды. Нәни китап укучылар өчен “Новогоднее чудо”дигән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.