Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Йөрәк җылысын бүләк итик”

Авыруны берәү дә сорап алмый. Кемдер тумыштан язган язмышына риза булып яши, кайберәүләргә көтмәгәндә килә бу сынау.Шул авырлыкларга бирешмичә, көчле рухлы булып яшәүләре безне сокландыра. 3 декабрь җәмгыятьнең физик  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүне искәртеп торучы — Халыкара инвалидлар көне билеләп үтелә.
Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме - тормышны яратырга өйрәнә ала. Алар һәр мизгелнең кадерен тоя, һәр көнне шатланып каршы ала беләләр. Күпләре, язмыш сынауларына баш имичә, нык ихтыяр көче, түземлек, сабырлык, тырышлык аша авырлыкларны җиңеп чыкканнар.

8 декабрь көнне Колбай Мораса авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган “Йөрәк җылысын бүләк итик” исемле әдәби-музыкаль кичә булып үзды. Авылыбызда яшәүче тумыштан, балачактан физик  мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр һәм аларның әниләре чакырылды. Кичә  матур шигырьләр, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бу көн алар күңел ачу, бер-берсе белән очрашу булды.Кичә табын артында узды. Китапханәдә “Каерса да язмыш канатымны” исемле китап күргәзмә белән таныштылар.Гакыйль Сагиров, Фәнис Яруллин ,Мария Логинова язган әсәрләре белән таныштылар.9 декабрь көнне Гиматдинова Ландыш янына бардык.Бу яшь кыз физик  мөмкинлекләре чиклә булуына аптырап утырмый, кул әшләре белән кызыксына : төрледән-төрле әйберләр бәйли, чигә . Аның кул әшләрен күреп кайттык. Хәйрия һәм шәфкатьлелек эше шушы бер көн белән генә чикләнмәс, алдагы көннәрдә дә дәвам итәр дигән өметтә калам. Үзебезнең кайгыртучанлыгыбыз аша, азга гына булса да, бу батыр йөрәкле затларыбызның тормыштагы авырлыкларын оныттырып торыйк, аларга шатлыклы мизгелләр бүләк итик, киләчәккә өмет, алдагы көннәргә ышаныч уятыйк!