Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

«Әниләр көне турында»

Һәркайсыбызның иң кадерле кешесе – әнисе бар. Исән чакларында аларның кадерен белеп калырга кирәк. Менә шундый максат белән 1998 елның 30 гыйнварында Россия Президенты Борис Ельцин «Әниләр көне турында»гы 120 нче Указга кул куйды. Бу Указ нигезендә, һәр елда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне бәйрәм ителәчәк. 26 ноябрь көнне шушы олы бәйрәмгә багышлап авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “Әниләр бәйрәме” исемле әдәби-музыкаль кичә  үздырдык. Кичә барышында әниләр турында матур җырлар, шигырьләр ,биюләр, матур сүзләр яңгырады. Колбай Мораса  авыл китапханәсендә Әниләр бәйрәменә багышланган  “Илгә-матурлык, җиргә – батырлыкны сез бирәсез гагиз, Әниләр” исемле китап  күргәзмә ясалган иде.Күргәзмәдә Мөҗәһит “Әнием канатлары”, Н.Сафина “Әниләрдән бәбиләргә”, туган як-Норлат язучыларның әниләргә багышланган шигыйрьләре  урын алды .

Әни диеп язып куйдым,
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый,
Әни сүзен таптарга.