Зифа Әбделвәли кызы Кадырованың 7 октябрькөнне юбилее – 60 яшь тула.
Һөнәре буенча төзүче булган, әдәбият дөньясына шактый соң килеп кереп тә, укучылар күңелен яулап алган әсәрләр , хикәяләр иҗат иткән язучы Зифа Әбделвәли кызы Кадырованың 7 октябрькөнне юбилее – 60 яшь тула. Юбиляр -язучыга багышлап Колбай Мораса авыл китапханәсендә китап укучылар өчен “Көтеп узган гомер” исемле телдән журнал үкәрдем. Әсәрләрендә тормышның кайсы гына өлкәсенә кагылмый Зифа ханым: яшьләр, гаилә, ата-ана һәм балалар мөнәсәбәтләре, ялгызлык ачысы һ.б. Китап укучыларның кайберләре геройлар язмышын үзенеке белән тәңгәл китереп күз яше түксә, икенчеләр әсәрләр аша гыйбрәт һәм сабак аладыр.
Китапханәгә килгән укучыларга “Эзегездән гөлләр үсеп калсын” исемле китап күргәзмәгә күзәтү ясалды.Зифа Кадырова китаплары аша яшь буын китап укучылары китапханә ишеген ачып керделәр һәм китап укучылар санын арттырдылар.