Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

“Гомернең алтын көзе"

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле өлкәнәребезне котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз. Өлкәннәр ункөнлегенә Колбай Мораса авылы китапханәсендә “Гомернең алтын көзе” исемле китап күргәзмәсе ясалды.  4 октябрь көнне Колбай Мораса авылы    китапханәсе, җирле үзидәрә хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр көне уңаеннан   бәйрәм оештырылды. Бәйрәмгә авылның өлкән яштәге буыны  җыелган иде. “Сезнең өчен безнең әбиләр һәм бабайлар” исемле әдәби-музыкаль кичәдә безнең өлкәннәребез рәхәтләнеп ял итте.  Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте.