30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм – Республика көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Колбай Мораса авыл китапханәсе китап укучыларына викторина уздырды.Викторинаның максаты Татарстан турында белгән белемнәрне ныгыту, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.
30 август көнне Татарстанда зур бәйрәм – Республика көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан Колбай Мораса авыл китапханәсе китап укучыларына викторина уздырды.Викторинаның максаты Татарстан турында белгән белемнәрне ныгыту, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү.Чараның башында Татарстан гимнын тыңладык, бәйрәм тарихы аңлатылды, викторинаның сорауларына җаваплар бергә эзләргә тырыштык. Ике команда катнашты “Барс” һәм “Сөюмбикә”.Викторинаның уеннары: беренче турда танышу булды, икенчесендә “Танылган шәхесләребез”, “Милли үзенчәлекләр”, “Мәкальләрне дәвам итегез”, “Зирәкләр һәм тапкырлар”, “Бер кем дә онытылмады, бер нәрсәдә онытылмады”, “Татарстан турында шигырләр сөйләргә”. Китап укучылар үзләренең белемнәрен төрле яктан артырдылар, безгә бәйрәм ясадылар. Ике команда актив катнашты, дуслык җиңде. Республика көненә багышланган чара укучыларга бик охшады.