«Халыкның бердәмлегендә - Россиянең киләчәге»
30 апрель - Россия Федерациясенең аз санлы җирле халыклары көне. Шул уңайдан 30 апрель көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен «Халыкның бердәмлегендә - Россиянең киләчәге» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләде. Бу күргәзмәдә укучылар Россия халыклары турындагы китаплар, этнография һәм мәдәният буенча тикшеренүләр,төрле милләт авторларының әдәби әсәрләре белән таныша алдылар.