Кульбаево-Марасинская сельская библиотека - филиал № 22

Яз – ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Кояш яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала.

 Яз – ел фасылының иң матуры, иң күңеллесе. Көннәр бераз озыная башлагач, кояш туры карап елмая. Кояш яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Сыерчыклар, тургайлар кайтып тирә- юньгә дәртле авазларын тараткач кына яз үзенең тулы хокукын ала кебек.

1906 нчы елдан башлап дөнья күләмендә Халык ара кошлар көне үткәрелә.1906 нчы елның 1нче апрелендә кошларны саклау буенча Халык ара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 нче елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 нче елның 1нче апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традиция кергән.
 1 апрель көнне Колбай Мораса авыл китапханәсендә Кошлар көненә багышланган “Кошлар безнең канатлы дусларыбыз”дип исемләнгән балалар белән әңгәмә үткәрдек һәм китапларга күзәтү дә ясадык.