Рабит Батулла балаларга
Рабит Батулла татар мәдәниятендә аерым һәм күренекле шәхес. Күп кенә әкиятләр авторы, тәрҗемәче һәм Коръән тәфсире, актер, режиссер, телевидение алып баручысы. Күп кенә актуаль мәсьәләләр буенча үз фикере булган кеше.26 март көнне Колбай-Мораса авылы китапханәсе укучылар өчен “Рабит Батулла балаларга” дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясады. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән әкиятләр, хикәяләр һәм юмористик әсәрләр китап укучыларны игътибарсыз калдырмады.